Китапханә – ул кызыклы! (6+)
30
Сентябрь 2022
Җомга
30 сентябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе ачык ишекләр көнендә яшь китап сөючеләр өчен «Китапханә – ул кызыклы!» дигән таныштыру экскурсиясе үткәрде. Чара кунаклары китаплар дөньясына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт кылды. Әдәби геройлар аларны китапханәдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар китапларның кешелекнең иң гаҗәеп ачышы булуы, һәм бүгенге көндә аларның төрле формада – китап-уенчык, китап-пазллар, китап-магнитлар, 3D-энциклопедияләр һ.б. буларак чыгуы турында белде. Китапханәче балаларга һәр китапның киштәдә үз урыны булуы турында сөйләде. Ачык ишекләр көне бик яхшы тәэсирләр калдырды һәм яңа укучыларны китап иленә җәлеп итте. |